Мул Уңышның Бәрәкате-Гошердә

Көз айлары җитү белән, бакчаларыбызда  мул итеп уңыш өлгерде . Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала.

Гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул. Гошер ашлыклардан, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән, бәрәңгедән, печәннән, балдан алына.

Гошер сәдакасын бирү – дини бурыч. Бу фарыз гамәл, шуңа да гошерне ачыктан-ачык бирергә була. Гошерне тормышыбызга кайтару бәрәкәт артуга китерәчәк, чөнки гошер фәкыйрьләргә, мәчет һәм мәдрәсәләр файдасына бирелә, Аллаһы Тәгалә юлында тотыла. Гошер сәдакасын бирү – киләчәктә мул уңыш алуга ышаныч булып тора. Рәсүлебез Мөхәммәт (сгв) болай дигән: "Әгәр дә өммәтем гадел булса, зәкят һәм гошер сәдакасын түләүдән туктамаса, аңа хәвеф-хәтәрләр төшмәс. Шулай эшләмәгән очракта, корылык һәм ачлык белән сыналачаклар”.

Ислам кануннарына  тугры булып, бүген районыбызнын дин әһелләре көз дәвамында мәчетләргә бирелгән гошер сәдакәларын мохтаҗ гаиләләргә өләште. Дистәдән артык куп бала тәрбияләгән, сәламәтлекләре какшаган , мохтаҗ гаиләләргә кыш чыгар өчен бәрәңге, кишер, чөгендер кебек яшелчә, җиләк-җимеш таратылды. Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин билгеләп узуынча, барлык җыелган сәдака 15 тоннага якын. Изге гамәлләрне Аллаһ кабулсын итсен!